E-mail
пожалуйста, укажите ваш адрес электронной почты (e-mail) для подтверждения вашего голоса.
На этот адрес мы отправим ссылку с кодом для голосования.

Ринат Закиров

Председатель исполнительного комитета Всемирного Конгресса татар

Кадерле дуслар! 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән сезне «Татар кызы – 2017» Халыкара бәйгесенең финалы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! 

Алты ел дәвамында Чиләбе өлкәсендә уздырылып килгән «Татар кызы» бәйгесенең даны Урал төбәге, Татарстан һәм бөтен Россиягә генә түгел, чит илләргә дә таралды. Шул сәбәпле, быелгы бәйге халыкара төс алды – анда чит илләрдә яшәүче гүзәл татар кызлары да катнашалар. 

Быел без икенче тапкыр конкурсның Татарстанда, һәм башка төбәкләрдә булып узган сайлап алу турларында җиңүчеләрен башкалабыз Казанда каршы алдык. Бәйгедә катнашучылар биредә үзара танышып, үзләренең күпкырлы сәләтләрен күрсәтеп көч сынаштылар. Милләтебезнең йөзек кашы булган Казан каласы конкурста катнашучыларга үзенең көчле тәэсирен калдырып, татар мәдәниятенә, туган телгә булган ихтирамны тагын да көчәйтүенә без чын күңелдән ышанабыз һәм мондый очрашуларның матур гадәткә әйләнүен телибез. 

Элек-электән хатын-кыз нәсел дәвамчысы, гаилә учагының сакчысы булса, бүген дә ул – тормыш терәге. Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәк язмышы, балалары­бызның нинди булып үсүе – хатын-кызларыбыз кулында дисәк, һич тә ялгышмабыз. Шул җәһәттән караганда, «Татар кызы» бәйгесенең әһәмияте гаять зур. Бәйгене оештыруда катнашкан халкыбыз гамен кайгыртып яшәүче милләттәшләребезгә зур рәхмәт, сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. 

Халкыбызны берләштерүче, мәнфәгатьләрен яклаучы, әледән-әле мөһим милли-мәдәни чаралар үткәреп торучы Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессына, аның рәисе Лена Рәфыйк кызы Колесниковага безнең аеруча зур рәхмәтләребезне белдерәбез. 

Бәйрәм күңелле, даны дәвамлы булсын! Дөньяның төр­ле кыйтгаларында гомер итүче милләттәшләребез исеменнән барыгызга да иминлек-саулык, бәхетле тормышлар, зур эшегездә уңышлар телим. 

 

Председатель исполкома Всемирного конгресса татар, директор Национального культурного центра «Казань», депутат Государственного совета Республики Татарстан Ринат Закиров